ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Фән һәм мәгариф

Апас мәктәбе укучысы Гран-прига лаек булды

7 декабрь 2018, 09:00 , Фото: apastovo.ru

Апас мәктәбе укучысы Гран-прига лаек булды Ильмир Садриевка диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды.

(Апас, 7декабрь, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган "Коррупциягә "Юк!" дип аталган республикакүләм иҗади эшләр бәйгесендә Апас урта мәктәбенең 9 "В" сыйныфы укучысы  Ильмир Садриев язган инша-эссе Гран -прига лаек булды.

5 декабрьдә җитәкчесе  Индира Сафиуллина белән Кремльгә бүләкләү тантанасына чакырылды. Ул җиңүчеләр алдында чыгыш ясады. Аның чыгышын җылы кабул иттеләр һәм көчле алкышларга күмделәр.

Ильмирга диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10