ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Апаста иминлек акциясендә укучылар машина йөртүчеләр белән очрашты

7 декабрь 2018, 06:00 , Фото: apastovo.ru

Апаста иминлек акциясендә укучылар машина йөртүчеләр белән очрашты Апас урта мәктәбе укучылары юлларга чыгып, шоферлар һәм җәяүлеләр белән очрашты.

(Апас, 7 декабрь, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апаста юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары катнашында “Күренебрәк тор!“ акциясе узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Апас урта мәктәбе укучылары юлларга чыгып, шоферлар һәм җәяүлеләр белән очрашты. Алар юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторы Марат Хөснетдинов белән берлектә яктылыкны кире кайтаручы элементлар, аларның төрләре һәм файдасы турында сөйләделәр, белешмәлекләр тараттылар.

Акция барышында юл кагыйдәләре тагын бер кат хәтерләрдә яңарды. Соңыннан истәлеккә фотога төштеләр һәм һәр укучыга яктылыкны кире кайтаручы смайликлар бүләк ителде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10