ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлки районында “Җәлил укулары” бәйгесенда 108 бала катнашты

7 декабрь 2018, 00:00 , Фото: alki-rt.ru

Әлки районында “Җәлил укулары” бәйгесенда 108 бала катнашты Бәйгенең җиңүчеләре дипломнарга, бүләкләргә ия булды.

(Әлки, 7 декабрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районында ​​​​​​​Балалар иҗат йортында беренче халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең муниципаль этабы булып үтте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Әлеге чара әдәби сүзгә, күренекле шагыйрьнең иҗатына кызыксыну уяту йөзеннән оештырылды. Бәйге җиде номинация буенча узды. Анда 3 яшьтән 17 яшькәчә 108 бала катнашты. Балалар Муса Җәлил әсәрләрен татар, рус һәм чуаш телләрендә яңгыраттылар.

Шулай ук Муса Җәлил һәм яшь җәлилчеләр турында рәсем бәйгесе дә оештырылган иде. Чуаш Кичүе урта мәктәбе укучылары Җәлил белән бәйле урыннарны видеоязмага төшерделәр. Мәгълүм ки, 1934 елда шагыйрь Муса Җәлил Чуаш Кичүе авылында өч айлык иҗат командировкасында булып киткән.

Бәйгенең җиңүчеләре дипломнарга, бүләкләргә ия булды. Аларның эшләре Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетына җибәрелде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10