ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Рөстәм Миңнеханов Чехия бизнесының Татарстан белән кызыксынуын әйтте

6 декабрь 2018, 21:14 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Чехия бизнесының Татарстан белән кызыксынуын әйтте Татарстан Президенты Чехиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Марта Новакова белән очрашты.

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”). Чехия бизнесы Татарстан белән хезмәттәшлеккә, шул исәптән уртак проектларны тормышка ашыруга зур кызыксыну белдерә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Марта Новакова белән очрашуда шул турыда әйтте. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Встреча с Министром промышленности и торговли Чешской Республики Мартой Новаковой

Марта Новакова һәм Чехия делегациясенең башка вәкилләре Казанга Россия – Чехия дәүләтара икътисад, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча комиссия эшендә катнашу өчен килде. Комиссия утырышы иртәгә, 7 декабрьдә, була. 

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов әлеге сәфәрләрнең илләр арасында хезмәттәшлекне, шул исәптән төбәкләр арасында бәйләнешләрне ныгытуга да уңай тәэсир итәчәгенә ышанычын белдерде.

Встреча с Министром промышленности и торговли Чешской Республики Мартой Новаковой

Татарстан Президенты Чехия җитәкчелегенә республикалар хезмәттәшлегенә юнәлдерелгән башлангычлар һәм проектлар өчен рәхмәт җиткерде. Ул шулай ук Чехиягә чираттагы эшлекле сәфәр планы барлыгы турында искә алды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10