ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Илшат Әминов шәһәр телевидениесе кабельдә 22нче төймәдә булса гына исән калачак дип саный

6 декабрь 2018, 20:05 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Илшат Әминов шәһәр телевидениесе кабельдә 22нче төймәдә булса гына исән калачак дип саный “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры төбәкләрдә эфир мультиплексы булдыру кирәклеге турында әйтте.

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”, Диана Авакян). Бөтен Россиядә район һәм шәһәр телевидениесе кабельдә 22нче төймәдә булса гына исән калачак. Бу хакта “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында узган киңәшмәдә әйтте.

“Күп кенә район һәм шәһәр телевидениеләре өчен бик мөһим ихтыяҗ бар. Ул  - ул кабель челтәрләрендәге 22нче төймә. Бу позиция кабель операторларының теләкләрен чикләргә мөмкинлек бирә. Алар кабельле тапшыру өчен зур акча таләп итәргә дә, каналларны табарга кыен булган 500нче төймәгә озатырга да мөмкин”, - дип аңлатты Әминов.

Илшат Әминов төбәкләрдә эфир мультиплексларын булдыру кирәклеге турында да сөйләде. "Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры сүзләренчә, тапшыру лицензиясе бирү өчен тиешле бәйге уздырырга һәм “Россиядә төбәк телевидениесе үсешенең яңа эрасын” ачарга кирәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10