(Казан, 6 декабрь, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә танылган Кырым татары музыканты, виртуоз-гитарчы Әнвәр Измайлов "Spider" исемле иҗат концертын тәкъдим итә. Әлеге минутларда филармония сәхнәсендә джаз һәм халык музыкасы, автор үзе язган композицияләр һәм дөнья музыка әсәрләре яңгырый.
Әнвәр Измайловның музыкасы төрле жанрлар һәм стильләрне берләштерүе белән танылган. Гитарачы үзе уйлап чыгарган тэппинг уйнау техникасы аңа аеруча зур популярлык китерде.
- Концерт "Филармонияда" XI халыкара сәнгать фестивале кысаларында уза.