ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда ТЭЦ урамындагы төзелеш мәйданында эшче һәлак булган

6 декабрь 2018, 18:45

Югарыдан егылып төшү билгеләре белән 40 яшьлек ир-ат мәетен кичә көндез табып алганнар.

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”). Казанда ТЭЦ урамындагы төзелеш мәйданында эшче һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Югарыдан егылып төшү билгеләре белән булган 40 яшьлек ир-ат мәетен кичә көндез табып алганнар.

Әлеге һәлакәт факты буенча тикшерүгә кадәрге тикшерү үткәрелә. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре эшче үлеме сәбәпләрен ачыклый.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10