ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда массаж салонында эшләүче 19 яшьлек кыз үлгән

6 декабрь 2018, 20:44

Яшь кызны Декабристлар урамындагы эротик-массаж салонында үле килеш тапканнар.

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”). Казанда массаж салонының 19 яшьлек хезмәткәре үлеменнән соң тикшерү башланган. Бу хакта “Татар-информ”га хокук саклау органнарындагы шәхси чыганак хәбәр итте.

Бүген социаль челтәрләрдә Казанда Декабристлар урамындагы эротик-массаж салоны хезмәткәренең үле килеш табылуы турында мәгълүмат таралды.

Социаль челтәрләрдән файдаланучылар кызның Удмуртиядән акча эшләргә килгәнлеге турында әйткән. Алар мәгълүматы буенча, кызда көч кулланып үтерү билгеләре булмаган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10