ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Гүзәл Яхина романнары Дмитрий Медведевка көчле тәэсир ясаган

6 декабрь 2018, 17:36 , Фото: архив/Михаил Захаров

Гүзәл Яхина романнары Дмитрий Медведевка көчле тәэсир ясаган Язучының ике романы да сәясәтчедә кызыксыну уяткан.

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев тумышы белән Казаннан булган язучы Гүзәл Яхина иҗаты белән кызыксынган. Бу хакта ул үзе Россия телеканалларына интервью барышында әйтте. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

“Ахырдан язылган китабы (“Балаларым минем” – Т-и иск.) миңа нык тәэсир итте. Алай дисәң беренчесе дә (“Зөләйха күзләрен ача” – Т-и иск.) бик тә, бик тә тәэсирле”, - дигән Хөкүмәт башлыгы.

Медведев ике китапның да “Яхшы әдәби теленә” һәм “кызыклы фабуласына” игътибар иткән. “Бу чынлап та әдәбият”, - дип шәрехләгән ул.

Премьер үзен кызыксындырган башка китаплар, шул исәптән, Виктор Пелевин һәм Нобель премиясе лауреаты — кытайлы Мо Ян әсәрләре турында да сөйләгән. Шул ук вакытта ул беренче чиратта эшлекле кәгазьләр һәм документлар укырга тиеш булуын әйткән.

  • “Татар-информ” элек Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы буенча сериалның беренче күренешләрен 2019 елның көзендә күрсәтәчәкләр, дип хәбәр иткән иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10