ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Россия Президенты “КАМАЗ-мастер” командасын котлады

6 декабрь 2018, 15:45

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия спорт министры Павел Колобков юбилей кичәсе кунаклары булачак.

(Чаллы, 6 декабрь, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин “КАМАЗ-мастер” командасын 30 еллык юбилейлары белән котлап телеграмма юллаган. Бу хакта “КАМАЗ” ГАҖ матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Сезнең казанышларыгыз – осталык, характер, көндәлек тырыш һәм киеренке хезмәт ул”, - диелгән телеграммада. Шулай ук данлыклы команданың КАМАЗ технологик үсешенә, гомумән алганда, Россия автомобиль сәнәгатенә саллы өлеш кертүе әйтелә.

  • 1988 елда нигез салынган “КАМАЗ-мастер” командасы күпсанлы призер һәм “Дакар” супермарафонында унбиш тапкыр җиңүче буларак билгеле. Команда Дөнья кубогын биш тапкыр яулады. Анда 15 халыкара класслы спорт мастеры, 11 Россиянең атказанган спорт мастеры, 14 спорт мастеры бар.

Бүгенге юбилейга команда юл башлаган беренче “КАМАЗ” спорт ярыш машинасы махсус төзекләндерелгән. Башка спорт автомобильләре белән тарихи “ветеран –автомобиль”не Чаллы шәһәренең Орган залы янындагы мәйданга куячаклар. Анда бүген бәйрәм чарасы уза.

Юбилярларны котларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия спорт министры Павел Колобков киләчәк.

Бәйрәм җырчылар чыгышлары белән бергә барачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10