ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Мәгарифне үстерү институтының төп тренды - “цифрлы гасыр укытучысы” булдыру

6 декабрь 2018, 16:05

Институт директоры Людмила Ногманова учреждение тарихында төрле этаплар турында сөйләде.

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген ТР Мәгарифне үстерү институтының мега-тренды - “Цифрлы гасыр укытучысы” булдыру. Институт директоры Людмила Ногманова Мәгарифне үстерү институтының 90 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышында шулай дип белдерде.

Людмила Ногманова институтның яңа үсеш концепцияләренә, яңа партнерлык мөнәсәбәтләренә омтылуын билгеләп узды. 2025 елга кадәр исәпләнгән үсеш концепциясе булуын әйтте.

“Безнең мега-тренд – цифрлы гасыр укытучысы. Бу IT-технологияләр, цифрлы куркынычсызлык буенча компетентлы булу гына түгел, укытучының теләсә кайсы вакыйгада, теләсә нинди киңлекләрдә, төрле программалар белән эшли белүе. Алга китешкә юнәлгән үсеш темпы булырга тиеш. Укытучыларның менә шулай алга карап үсеш алуы – безнең төп бурыч”, - ди җитәкче.

Ул учреждение тарихында төрле елларны үз эченә алган этапларга тукталды. Беренчесе – СССР да мәҗбүри башлангыч белем гамәлгә кертелү, шулай ук татар язуын гарәп графикасыннан латин графикасына, аннары кириллицага күчерү белән бәйле рәвештә, халык мәгарифе кадрларының квалификациясен күтәрү системасын кертү. Бу вакытта мәктәп челтәрен киңәйтү бурычы куелган.

“1928 елда педагогларның квалификациясен күтәрү буенча татар институтына беренче тапкыр югары белеме булмаган 1,5 меңнән артык кеше җыелган, аларның өчтән ике өлеше ир-атлар булган. Аларны укытучылыкка өйрәткәннәр”, - диде Людмила Ногманова.

Бөек Ватан сугышы башлангач, квалификацияне күтәрү системасын үзгәртеп кору, гражданнарны сугышка әзерләү, патриотик тәрбиягә өстенлек бирелгәнен билгеләп узды. Соңрак, җиде һәм сигез еллык гомуми белем кертелгән чорда яңа укыту программалары эшләнгәнен искә төшерде.

Бүген исә квалификация арттыру системасының мобиль, җайлаштырылган булганын, укытучының эшләү дәверендә белемен арттырып тору, сәләтле укучыларга остазлык итү трендлары алга куелганын әйтте.

Институтны 90 еллыгы белән республика парламенты исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова тәбрикләде. Ул чыгышында үзенең укытучылар нәселеннән булуын әйтте. “Әнием, бабам да укытучылар иде. Институтта үзләренең квалификацияләрен күтәрделәр”, - диде.

“Бүген без укытучылар алдында торган бурычлар гадиләрдән булмаганын аңлыйбыз. Бүген институт – куәтле укыту-методика үзәге”, - диде Ратникова. Ул, шулай ук, парламент дәресләре проектын гамәлгә ашыруда ярдәм итүләре өчен рәхмәтен җиткерде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10