ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Рәмис Аймәт Хәсән Туфан укуларын республика күләмендә үткәрергә тәкъдим итте

6 декабрь 2018, 15:11 , Фото: Әлфия Нурхәмитова

Рәмис Аймәт Хәсән Туфан укуларын республика күләмендә үткәрергә тәкъдим итте Аксубай мәдәният сараенда Хәсән Туфан укулары ачылу тантанасы булды.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Рәмис Аймәт Аксубай районы инициативасы белән биредә уздырыла торган Хәсән Туфан укуларын республика күләмендә, хәтта бөтенроссия чарасы итеп үткәрү кирәк дип саный. Бу хакта ул бүген Аксубай мәдәният сараенда үткәрелгән Хәсән Туфан укуларының ачылу тантанасында әйтте.

Хәсән Туфан укулары бүген Аксубай районында шагыйрьнең туган авылы Иске Кармәттәге музей-йорты белән танышудан башланды.

Чарада Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова, Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары шагыйрь Рәмис Аймәт, Аксубай якташлар җәмгыяте сәркатибе Вәсилә Гыйматдинова катнашты.

Хәсән Туфан укуларында катнашучыларны район хакимияте башлыгы Камил Гыйльманов сәламләде. Район башлыгы Хәсән Туфан район горурлыгы булуын, әлеге чараның елдан-ел киңрәк колач ала баруын билгеләп үтте.

Рәмис Аймәт үзенең чыгышында Хәсән Туфанның татар әдәбиятындагы мәртәбәле урыны хакында сөйләде. Шулай ук әдип исемен мәңгеләштерү уңаеннан эшләнәсе эшләребезнең биниһая күп икәнлеге хакында да борчуларын белдерде.

Быелгы "Туфан укулары"нда катнашу өчен 200 гә якын гариза кабул ителгән. Шуларның 55e финалга узган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10