ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Татарстанда бер тәүлек эчендә савылган сөтнең тулаем күләме 4 процентка арткан

6 декабрь 2018, 14:14 , Фото: архив/Султан Исхаков

Татарстанда бер тәүлек эчендә савылган сөтнең тулаем күләме 4 процентка арткан Узган тәүлектә ТР авыл хуҗалыгы берләшмәләре 3075,8 тонна сөт саткан. Бу узган елның шул чорындагы күрсәткечтән 119,9 тоннага артыграк.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда бер тәүлек эчендә савылган сөтнең тулаем күләме узган елның шул чорындагы күрсәткечтән 4 процентка арткан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

Министрлыкның 6 декабрьгә булган оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, республикада бер тәүлектә 3251,5 тонна сөт савып алынган. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 133,4 тоннага яки 4,3 процентка артыграк.

Бу җәһәттән Әтнә районы әйдәп бара, анда бер сыердан тәүлегенә 23,4 килограмм сөт савып алалар. Кукмара районында әлеге күрсәткеч – 20,4, Мамадышта – 20,3, Сабада – 19,8, Балтачта – 17,5, Түбән Кама районында 15,6 килограмм тәшкил итә.

Узган тәүлектә ТР авыл хуҗалыгы берләшмәләре 3075,8 тонна сөт саткан. Бу узган елның шул чорындагы күрсәткечтән 119,9 тоннага яки 4 процентка артыграк. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар да яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Узган тәүлектә алар 616,3 тонна сөт саткан. Бу узган елның шул чорындагы күрсәткечтән 31 тоннага яки 5 процентка күбрәк.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында да сөтнең тулаем савымы буенча әйдәп бара.

«Россия авыл хуҗалыгы берләшмәләре тарафыннан җитештерелгән һәм сатылган сөтнең 7 проценттан артыгы республика өлешенә туры килә», - дип искәртте ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов.

 

 

 

 

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10