ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Арчада тел өйрәтүнең үз тәртибе бар - "Ватаным Татарстан" газетасы

6 декабрь 2018, 13:54

Казан артында ике тел өйрәтүнең системасы булдырылган.

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”, "Ватаным Татарстан"). – Нинди каршы килү? Бездә хәтта артык сорау бирүче дә булмады. Арчада рус гаиләләренең дә шактые татарча сөйләшә, – ди Арча районының мәгариф белгечләре, тел мәсьәләсендә туган катлау­лы вазгыять турында сөйләшкәндә. Казан артында ике тел өйрәтүнең системасы булдырылган икән. Без аның үзенчәлекләре белән танышып кайттык.

Кайчакта, әллә нинди яңалыклар кертеп, баш ватарга да кирәкми, бары сис­тема булдырырга гына кирәк. Балалар бакчаларында татар теле өйрәтүче белгечләрдән еш кына: “Без туган телне өйрәтәбез, ә мәктәптә бу дәвам иттерелми. Шуңа күрә татарчаны бик тиз оныталар”, – дигән зарларны ишетә идек. Арча төбәгендә бу проб­лема җай­га салынган. Мә­гариф ида­рә­се башлыгы Рамил Мө­хәм­мәдияров бел­дер­гән­чә, районда татар һәм рус теллә­рен өйрәтүнең үз тәр­тибе бар. Бакчада тел­ләрне үзләш­тергәннән соң белем алуны мәктәптә дәвам иттерә­ләр. Шушы баскычлар арасында элемтә өзелми Арчада. “Бер ел элек ачылган 6 нчы мәктәп милли мәгариф үзәге булып тора. Янәшәдә генә – милли рухта белем һәм тәрбия би­рүче балалар бакчасы. Андагы сабыйлар әлеге мәктәпкә 1 нче сыйныфка укырга керә. Мәктәп, балалар бакчасы һәм Арча педагогия көллияте арасында тыгыз элемтә урнаштырылган. Көл­лият – Казан артында милли кадрлар әзерләүче үзәк. Студентлар мәктәпкә, бакчага практика үтәргә йөриләр. Көллияттәге гим­назиянең 7-9 нчы сыйныф укучылары мәктәпкә технология дәрес­ләрен укыр­га килә. Шушы белем учаклары күп төрле чараларны, бәй­рәмнәрне дә, бер­гәләп, район һәм республика күлә­мендә үткәрәләр. Татар һәм урыс телләрен дә тигез дәрәҗәдә өйрәнәләр, – ди Рамил әфәнде. – Яңа мәк­тәп ачылгач та, татар телендә аралашу, тәрбия бирү буенча каршылыклар булмады. Башка милләт кешеләре, монда яшәгәч, татар телен белергә тиешбез, диделәр. Хәзер укучыларның барысы да атнага ике сәгать – татар теле, бер сәгать әдәбият өй­рә­нә­ләр. Әгәр әти-әниләр, татар теле дәресләренең саны җит­ми, ди икән, ул очракта мәк­тәп компоненты хисабына тагын бер өстәмә дә­рес билгели алабыз. Хәзер бит татар телен сайламый­сың икән, әлеге фән аттестатка кертел­мәячәк. Ә ул укучы инде милли юнәлеш­тәге вузларга укырга керә алмый дигән сүз. Рус телен сайлаганнар югары уку йорт­ларына татар теле юнә­леше буенча укырга керә алмый. Бу – баланы ким­сетү. Без аттестатта татар теле булырга тиеш, дип саныйбыз”.

Сүзгә мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Зөл­фия Ситдикова кушыла: “Гаи­ләдә аңлау кирәк. Әгәр әти-әни, татар теле кирәкми, дисә ул баланың күңеленә сеңеп кала. Бу очракта бала телне белсә дә, сөйләш­мәячәк. Ә безнең укучылар телне гаиләдә әти-әниләр, өлкәннәр белән бергәләп өйрәнәләр. Кайбер әти-әниләр: “Фәлән сүзне белми идем, балам өйрәтте”, – дип сөенә. Өй эшенә катлаулы биремнәр бирелми”, – ди ул.

6 нчы мәктәптә 530дан артык бала укый. Анда дүрт төрле милләт вәкилләре белем ала. Барысы да: “Исән­месез!” – дип исәнләшә. Фән­нәр ике телдә дә укытыла, ә аралашу күбрәк татар телен­дә бара. Дәрестә белем тупласалар, түгәрәк­ләрдә милли гореф-гадәт­ләрне яңарта­лар. Туган телгә мәхәббәтне җыр, бию, нәфис сүз аша да тәрбия­ләргә тырышалар. Без кил­гәндә 3 нче сыйныф җитәк­чесе Ләйсән Алмаева “Кү­ңелле сәхнә” түгәрәге алып бара иде. Укучылар “Аулак өй” күренешен күрсәт­теләр. Технология укытучысы Гөл­наз Ибраһимова дә­рес­­ләрендә укучылар фарфордан курчак ясыйлар, мил­ли киемнәр тегәләр. Габдулла Тукайның “Бишек” җырына багышланган композиция белән “Сөйкемле Шүрәле” халыкара бәйгесен­дә беренче урынны алганнар. Түгәрәктә төрле татар халык бизәкләре чигәләр икән. Киләчәктә алкалар, белә­зекләр эшләмәкчеләр.

Татар теле дәресләренә карата мөнәсәбәт үзгәр­мәгәнме?

– Дәресләр бик җанлы үтә. Кызыксыналар, кайбер­ләре өстәмә эшләр дә сорый хәтта. Атнага өч сәгать укытып, телне өйрәтеп була, минемчә. 9 нчы сыйныф укучылары арасында татар те­леннән имтихан бирергә те­ләүчеләр дә бар, – ди татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Газизова. – Бу уку елында Новосибирскидан Даша исемле кыз күченеп кайтты. Моңа кадәр татарчаны бөтенләй белмә­гән укучылар белән эшләү тәҗрибәм юк иде әле. Аны уку елы ахырына кадәр сөйләшергә өй­рәтәсе иде инде. Дөрес, әлегә сөйләшә алмый. Ә язу буенча алга китеш бар, сүз байлыгы да арта бара. Башта алты татар авазын өйрәт­тем. Әни турында иншасын “4ле”­гә язып килүенә бик сөендем. Урыс төркемнә­рендә, нәрсәгә ул татар теле, диюче бер генә бала да юк. Моңа кадәр ничек өй­рәнделәр, хәзер дә шулай өйрәнәләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10