ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Төп яңалыклар

6 декабрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

6 декабрь 2018, 21:00

6 декабрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар Рөстәм Миңнеханов Ислам институты ректорына орден тапшырды, Алинә Заһитова "Ел спортчысы" исемен алды, Татарстанга болытлы һәм карлы һава торышы килә.

Илшат Әминов шәһәр телевидениесе кабельдә 22нче төймәдә булса гына исән калачак дип саный / “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры төбәкләрдә эфир мультиплексы булдыру кирәклеге турында әйтте.

Алинә Заһитова "Ел спортчысы" исеменә лаек булды / "Россия горурлыгы" номинациясендә "Ел спортчысы" исемен хоккейчы Павел Дацюкка, "Ел тренеры" исеменә Станислав Черчесовка бирделәр.

Алинә Заһитова

Филүс Каһиров Америкага һəм Канадага беренче тапкыр гастрольгә чыга / Җырчы сүзлəренчə, бу аның күптəнге хыялы булган.

Филүс Каһиров Америкага һәм Канадага беренче тапкыр гастрольгә чыга

Татарстан онкологы Россиядә сару кайнау эпидемиясе булуын әйтте / Белгеч сүзләренчә, сару кайнау ашказаны-эчәклек трактында зарарсыз шеш тудырырга да, яман шешкә дә китерергә мөмкин.

Татарстан онкологы Россиядә сару кайнау эпидемиясе булуын әйтте

Буа театры «Һөнәр» фестиваленә алып килгән драмада артистлар берничә роль башкарды / «Абага» драмасында Ркаил Зәйдулланың мишәр хикәяләре сәхнәләштерелгән.

Буа театры «Һөнәр» фестиваленә алып килгән драмада артистлар берничә роль башкарды

Удмуртия татарлары татар телен гаилә түгел, мәктәп кенә саклый алачагын әйтте / Бүген "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы Удмуртия авылларында татар милли традицияләрен саклауга багышланган утырыш уздыра.

Удмуртия татарлары татар телен гаилә түгел, мәктәп кенә саклый алачагын әйтте

Рөстәм Миңнеханов Ислам институты ректорын орден белән бүләкләде / Татарстан Президенты Рәфыйк Мөхәммәтшинның Россия ислам институты һәм илнең ислам мәгариф системасы үсешенә мөһим өлеш кертүен билгеләп узды.

Рөстәм Миңнеханов Ислам институты ректорын орден белән бүләкләде

Рәмис Аймәт Хәсән Туфан укуларын республика күләмендә үткәрергә тәкъдим итте / Аксубай мәдәният сараенда Хәсән Туфан укулары ачылу тантанасы булды.

Рәмис Аймәт Хәсән Туфан укуларын республика күләмендә үткәрергә тәкъдим итте

Татарстанда исеме алыштырылган аэропортларның бизәлешен үзгәртергә телиләр / Шушы көннәрдә «Россия 1» телеканалындагы «60 минут» тапшыруы эфирында «Россиянең бөек исемнәре» проектына нәтиҗә ясадылар.

Татарстанда исеме алыштырылган аэропортларның бизәлешен үзгәртергә телиләр

Путин Татарстанда оештырылган проектта биш авыру баланың хыялын чынга ашырырга вәгъдә итте / Дәүләт башлыгы Тимур Сафинның «Минем белән бергә хыяллан» дигән хәйрия проекты белән танышты.

Путин Татарстанда оештырылган проектта 5 авыру баланың хыялын чынга ашырырга вәгъдә итте

Белем бирү һәм тәрбия янәшә барырга тиеш – мәгариф һәм фән министры / “Юкса, белемле, әмма оятсыз, әдәпсез, яисә намуслы, ләкин гыйлемсез кеше килеп чыгарга мөмкин”, - ди Рафис Борһанов.

Белем бирү һәм тәрбия янәшә барырга тиеш – мәгариф һәм фән министры

Татарстанга болытлы һәм карлы һава торышы килә / Юлларда урыны белән көчле бозлавык булырга мөмкин.

Татарстанга болытлы һәм карлы һава торышы килә

Рөстәм Миңнеханов һәм Шамил Тарпищев республикада теннис үсеше турында сөйләште / Татарстан Президенты Татарстан Хөкүмәте Йортында Россия теннисы федерациясе башлыгы белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов һәм Шамил Тарпищев республикада теннис үсеше турында сөйләште

Нияз Игъламов халык театрлары кайбер профессионалларга караганда да әйбәтрәк дип саный / Театр тәнкыйтьчесе халык театрларының профессиональлеген арттыру өчен семинарлар, мастер-класслар үткәрү кирәклеген әйтте.

Нияз Игламов халык театрлары кайбер профессионалларга караганда да әйбәтрәк дип саный

Удмуртлар арасында яшәүче татар авыллары милли мирасны саклаган - "Ак калфак" җитәкчесе / Бүген Удмуртиянең иң зур татар авыллары Кистем һәм Паюрада "Ак калфак" оешмасы күчмә утырышы узды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10