(Тукай районы, 6 декабрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова яңа туган баласын кабул итәргә шикләнгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча гамәли дәресләр үткәрде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Йөкле хатыннар белән практик дәресләр бала табуга психологик әзерлеккә юнәлдерелгән иде. Дәреснең төп бурычлары: бала табу вакытында үз-үзеңә ярдәм итү ысуллары белән танышу, эмоциональ йөкле хатын-кызны бала табуга әзерләү.
Әлеге чарада 20 йөкле хатын-кыз катнашты.
Практик дәрес вакытында психолог "Йөклелек һәм бала табу" гамәли күнегүе үткәрү, ял итү, массаж, сулыш куллану кирәклеген аңлатты.