ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Апаста алимент буенча бурычлы затларны ачыклау дәвам итә

6 декабрь 2018, 03:00

Комиссия әгъзалары алимент буенча бурычы булганнар белән күзгә-күз очрашып, җитди сөйләшүләр, аңлату эшләре алып барды.

(Апас, 6 декабрь, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апас районында алиментларны эзләтеп алу буенча махсус комиссия эшли. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Комиссия әгъзалары суд приставлары белән берлектә алимент түләүләре буенча бурычлары булган затлар янында еш булалар.

5 декабрьдә махсус комиссия Азбаба, Югары Ындырчы, Морзалар авылларында булды. Биредә комиссия әгъзалары алимент буенча бурычы булганнар белән күзгә-күз очрашып, җитди сөйләшүләр, аңлату эшләре алып барды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10