ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Илдар Абдразаковның режиссерлык дебюты - “Аттила” операсы концерт башкаруында куела

6 декабрь 2018, 07:15

Премьера 2019 елның апрелендә булачак “Аттила” спектакле алдыннан оештырыла.

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”). 23 декабрьдә Уфада Джузеппе Вердиның “Аттила” операсын концерт башкаруында күрсәтәчәкләр. Тамаша Татарстанның халык артисты Илдар Абдразаковның режиссерлык дебюты була. Бу хакта Башкорт опера һәм балет театрында матбугат хезмәтенә  сылтама белән "Башинформ" хәбәр итә.

"Тамаша Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, “Грэмми” премиясенә ике тапкыр лаек булган, “Алтын битлек” Россия милли театраль премиясе лауреаты, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры Илдар Абдразаковның режиссерлык дебюты була",  - диелә әлеге хәбәрдә.

Премьера 2019 елның апрелендә булачак “Аттила” спектакле алдыннан оештырыла.

Илдар Абдразаков хәзерге вакытта 7 декабрьдә La Scala Милан театрында яңа сезонны ачачак “Аттила” операсы премьерасына әзерләнә.

  • “Аттила” операсы - опера сәнгатендә күренекле вакыйга. Дөньяның эре театрлары: Ла Скала (Милан), Мария театры (Санкт-Петербург), Метрополитен-опера (Нью-Йорк), Король Ковент-Гарден театры (Лондон), Астана Опера (Астана) операны үз репертуарларына кертәләр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10