ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

ТР Президенты Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Михаил Мишустин белән очрашты

5 декабрь 2018, 21:07

Рөстәм Миңнеханов РФ Федераль салым хезмәте башлыгы белән кулланучылар виртуаль кабинетлары һәм үзмәшгульләргә салым турында фикер алышты.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федераль салым хезмәте җитәкчесе Михаил Мишустин белән кулланучылар виртуаль кабинетларын һәм үзмәшгульләргә салым кертү турында фикер алышты. Бу хакта президент матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Яклар эшләрнең агымдагы торышы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе эшчәнлеге турында фикер алыштылар. Моннан тыш, әңгәмәдә профессиональ керемгә салым кертү темасы да күтәрелде», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Моннан тыш, яклар физик һәм юридик затлар белән хезмәт мөнәсәбәтләрен цифрлаштыру, салым түләүчеләрнең мәгълүматлар базасын камилләштерү турында да фикер алышты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10