(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”, Артур Шипилов). “Зенит-Казан” волейболчылары Яңа Уренгойның “Факел” командасын 3:0 исәбе белән җиңде.
Казан командасы җиңүенә Нгапет, шулай ук Максим Михайлов зур өлеш кертте. Соңгы спортчы исәбендә – 20 очко.
8 декабрьдә “Зенит-Казан” Новосибирскида җирле “Локомотив” командасы белән очраша. Хәзергә Пламен Константинов спортчылары Россия Суперлигасының турнир таблицасында икенче урынны билиләр.