ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Каюм Насыйри институты татар мирасына багышланган эссе язучы яшьләр бәйгесен үткәрә

5 декабрь 2018, 21:14 , Фото: Рамиль Гали

Каюм Насыйри институты татар мирасына багышланган эссе язучы яшьләр бәйгесен үткәрә "Халкым минем" конкурсы 5-11 класс укучылары һәм студентлар арасында уздырыла.

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында урнашкан Каюм Насыри институты үзәге эссе язу буенча “Халкым мирасы” конкурсы үткәрә. Конкурска татар һәм рус телләрендә язылган татар халкының әдәбият һәм сәнгать мирасына багышланган эшләр кабул ителә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә К.Насыйри институты хезмәткәре хәбәр итте.

“Конкурс икенче тапкыр үтә. Эшләрне бәяләү аерым булачак, чөнки Татарстанда татар телен яхшы беләләр. Башка төбәкләрдән килгән эсселарны икенче критерий белән билгелибез. Узган ел күбрәк туган як, туган тел һәм аны саклау темаларына басым ясадылар. Эшләрдә катнашучылар шигырьләрен дә яза. Конкурска татар һәм рус телләрендә язылган татар халкының әдәбият һәм сәнгать мирасына багышланган эшләр кабул ителә”, - диде оештыручы.

Конкурста Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Уфа, Пенза, Астана һәм Бишкәк шәһәрләреннән 5-11 сыйныф укучылары, урта һәм югары уку йорты студентлары катнаша ала. Эшләр 25 декабрьгә кадәр кабул ителә.

Җиңүчеләргә беренче, икенче һәм өченче дәрәҗәдә диплом бирү каралган. Иң яхшы язучыларга кызыклы китаплар та бирәчәкләр. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10