(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Россия тимер юлларында Мәскәү-Казан тизйөрешле магистральнең беренче участогы инновацион вокзаллары концепциясен һәм транспорт-утыру узелларын әзерләделәр. Бу турыда «РИА Новости» хәбәр итә.
Вокзал белән идарә итү өчен бердәм цифрлы платформа кертеләчәк. Барлык вокзалларда да пассажирлар өчен финанс хезмәтләр, билет сервисы, электрон навигация, биометрик сканирлау һәм смартфоннар ярдәмендә рейска утыру системасы каралган.
Цифрлы кибетләр эшләтү планлаштырыла, аларда товар сканирлап сатып алырга, ә сәфәрнең соңгы пунктында аны алырга мөмкин булачак. Шулай ук ресторан һәм кафе, балалар зонасы, көтү залында Wi-Fi каралган.
Транспорт-күчеп утыру узеллары мультимодаль транспорт системасы кебек проектланган. Бердәм билет булган очракта, бер пункттан икенчесенә күчкәндә төрле транспорттан файдланырга мөмкин. Велопаркинг, автомобиль арендасы, такси кебек хезмәтләр күрсәтелергә мөмкин.
Мәскәү-Казан тизйөрешле магистраль проектының бәясе 1,7 трлн сум чамасы бәяләнә. Мәскәү – Гороховец (Владимир өлкәсе) сынау участогы булачак, аның бәясе 621,5 млрд сум тәшкил итә.