ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Галимнәр сәламәт йокы ничә сәгать булырга тиешлеген әйтте

5 декабрь 2018, 21:28

9-10 сәгать йоклау җитди авырулар килеп чыгуны 17 процентка арттыра, ә 10 сәгатьтән артык йоклау – 41 процентка.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Сәламәт йокы вакыты тәүлегенә 6 сәгатьтән 8 сәгатькә кадәр сузылырга тиеш. Бу хакта халыкара галимнәр төркеме әйткән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Галимнәрнең тикшеренүләре Европа кардиологлар җәмгыяте журналында басылып чыккан.

Күзәтүләр якынча 8 ел дәвам иткән, белгечләр 35 яшьтән 70 яшькәчә 116 меңнән артык кешенең йокы көндәлеген анализлаганнар. Алар артык йоклау йөрәк-кан авыруларыннан үлем куркынычы югары була дигән нәтиҗә ясаган.

Шулай итеп, тиешле сәгатьне генә йоклаучыларга караганда, 8-9 сәгать йоклаучылар арасында үлем куркынычы 5 процентка арткан. 9-10 сәгать йоклау җитди авырулар килеп чыгуны 17 процентка арттыра, ә 10 сәгатьтән артык йоклау – 41 процентка.

Галимнәр сүзләренчә, әгәр төнлә кеше 6 сәгатьтән азрак йоклый икән, көндезге йокы йөрәк авырулары китереп чыгарырга мөмкин. Ләкин күпчелек очракта шулай итеп йокы туя һәм күрсәткеч оптимальләшә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10