ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

2018 елда Казанның административ комиссиясе 220 миллион сум штраф җыйган

5 декабрь 2018, 20:21

Хокук бозуларның яртысын диярлек парковка өчен түләмәү (77 млн 245 мең сум) тәшкил итә.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). 2018 елда Казанның административ комиссиясе 220 миллион сумга якын штраф җыйган. Бу турыда Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хокук бозучыларга 219 млн 753 мең 600 сум штраф салынган. Шул ук вакытта административ хокук бозулар турында 75 мең 188 карар чыгарылган.

Хокук бозуларның яртысын диярлек парковка өчен түләмәү (77 млн 245 мең сум) тәшкил итә.

Икенче урында төзекләндерү кагыйдәләрен бозу тора. Алар буенча 55 миллион 253 мең 500 сумлык 5 мең 382 карар чыгарылган.

Моннан тыш, казанлыларга урамдә сәүдә итү кагыйдәләрен бозган өчен 14 миллион 42 мең 900 сум штраф салынган.

Киң таралган хокук бозулар бишлегенә шулай ук реклама урнаштыру һәм муниципаль хокукый актларны үтәмәү кергән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10