ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казан консерваториясе Россиянең халык артисты Ирина Бочкова юбилеена концерт оештыра

5 декабрь 2018, 18:46

Россия скрипка мәктәбе легендасы Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында шәхсән үзе чыгыш ясаячак.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 6 декабрьдә, С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Россиянең халык артисты, Мәскәү һәм Казан консерваториясе профессоры Ирина Бочкова юбилеена багышланган концерт узачак. Бенефиста Россия скрипка мәктәбе легендасы шәхсән үзе чыгыш ясаячак. Бу турыда консерватория матбугат хезмәте хәбәр итә.

Концертта Ирина Бочкова белән бергә сәхнәгә халыкара бәйгеләр лауреатлары, аның сыйныфында тәрбияләнүчеләр Мәскәү консерваториясе студенты Руслан Турунтаев һәм консерватория каршындагы Үзәк музыка мәктәбе укучысы Солтан Рәхмәтуллин чыгачак. Программада Казан консерваториясе доценты скрипкачы Анна Мишарина белән пианист Ольга Пятницкая катнаша.

Ирина Бочкова Казанда башлангыч музыкаль белем алган. Ике ел дәвамында Казан консерваториясендә скрипка кафедрасын җитәкләгән, бүген дә анда укытуын дәвам итә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10