ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

2019 елда Иннополиста яшәүчеләрнең сәламәтлеге тикшереләчәк

5 декабрь 2018, 18:15 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

2019 елда Иннополиста яшәүчеләрнең сәламәтлеге тикшереләчәк Халыкны, шул исәптән балаларны тикшерү буенча план төзеләчәк.

(Иннополис, 5 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Киләсе елда Иннополиста яшәүчеләрнең сәламәтлеге тикшереләчәк. Бу хакта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.

Ул журналистларга бу карарның Иннополис мэры Руслан Шагалиев белән берлектә кабул ителгәнен әйтте. Бу карарга Иннополиста яшәүче укытучының кинәт үлеменнән соң килгәннәр. Ул анда яшәгән чорында табибларда бер тапкыр да тикшеренмәгән булган.

"Әйдәгез, 2019 елда Иннополиста яшәүчеләргә төрле профилактик тикшерүләр үткәрү бурычын куйыйк. 2019 елда халыкны, шул исәптән балаларны тикшерү буенча план төзеләчәк", - диде Марат Садыйков.

Иннополиста халык саны артуын күздә тотып, Казан ашыгыч ярдәм станциясе филиалын булдыру күздә тотыла. Ә беренчел медицина ярдәме Казанның 7нче шәһәр хастаханәсендә күрсәтеләчәк. Ә балаларга Республика балалар клиник хастаханәсендә хезмәт күрсәтеләчәк. Министр моңа кадәр Иннополиста яшәүчеләрне Казанның 21нче сырхауханәсендә кабул иткәннәрен искәртте. 

Иннополис мэры Руслан Шагалиев әйтүенчә, Иннополиста кичектергесез медицина ярдәмен оештыру - өстенлекле бурычларның берсе.

Марат Садыйков шулай ук профилактика юнәлешендә эшләячәк "Здоровье" үзәген ачу ниятләнгәнен әйтте. "Иннополиска килүче һәркем анда ярдәм ала алачак"", - диде министр. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10