ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Иннополиста ашыгыч ярдәм хезмәте барлыкка киләчәк

5 декабрь 2018, 15:22 , Фото: Ильнар Тухбатов/архив

Иннополиста ашыгыч ярдәм хезмәте барлыкка киләчәк Ашыгыч ярдәм хезмәте Иннополистагы медицина үзәге базасында эшләячәк.

(Иннополис, 5 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Иннополиста Казанның Ашыгыч медицина ярдәме хезмәте филиалы булдырылачак.  Бу хакта карар кабул ителүе турында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.

Министр әйтүенчә, ашыгыч ярдәм Иннополистагы медицина үзәге базасында эшләячәк. Әлегә бер машина бар, киләчәктә аларның санын арттыру ниятләнә.

Марат Садыйков әйткәнчә, биредә яшәүче балаларга медицина ярдәме Казандагы Балалар республика клиник хастаханәсендә күрсәтеләчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10