ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Киләсе елга мультифункциональ үзәктә яңа төрле белешмә алып булачак

5 декабрь 2018, 15:31 , Фото: Султан Исхаков

Киләсе елга мультифункциональ үзәктә яңа төрле белешмә алып булачак Пенсия алды яшенә җитү белешмәсен Үзәкнең теләсә кайсы 154 филиалында алырга мөмкин була, диде оешманың директоры Ленара Мозафарова.

(Казан, 5 декабрь, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). 2019 елның 1 гыйнварыннан башлап, “Татарстан Республикасының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрен тәкъдим итү мультифункциональ үзәге” дәүләт бюджет оешмасында яңа төрдәге хезмәт гамәлгә кертелә. Үзәктә пенсия алды яшенә җитү турындагы белешмәне алу мөмкинлеге була.  Бу хакта оешманың директоры Ленара Мозафарова бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган “Мультифункциональ үзәкнең яңа хезмәтләре” исемле матбугат чарасында әйтте.

Ленара Мозафарова сүзләре буенча, бу белешмә коммуналь хезмәтләрне һәм салымнарны түләгәндә, социаль льготаларны алыр өчен кирәк.

Белешмәне Үзәкнең теләсә кайсы 154 филиалында алырга була. Килеп алырга мөмкинчелеге булмаган кешеләр бу белешмәне Үзәкнең өйгә китерү хезмәте аша алу мөмкинлеге бар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10