ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Мәскәүдәге "Татар штаб"ы активистлары "Нефтехимик" хоккейчылары өчен җан атарга барачак

5 декабрь 2018, 13:17

Җанатарларны Боз сараена кадәр махсус транспорт илтә.

(Мәскәү, 5 декабрь, Татар-информ", Наилә Исхакова). Мәскәүдәге "Татар штаб"ы активистлары "Нефтехимик" хоккей командасы өчен җан атарга барачак.  Уенда Мәскәү өлкәсенең "Витязь" хоккей командасы белән Түбән Каманың "Нефтехимик" командасы очраша.

"Татар штаб"ы координаторы Гөлнара Яруллина "Татар штаб"ы активистлары өчен матчка керү түләүсез булачагын һәм җанатарларны Боз сараена кадәр махсус транспорт алып барачагын хәбәр итте.

Матч 6 декабрьдә Подольск шәһәрендә Киров урамының 63 йорты адресын буенча урнашкан Боз сараенда уза. 

Уен 19.30 сәгатьтә башлана.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10