ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Камил Сәмигуллин Финляндия кунакларын “Кол Шәриф” мәчете белән таныштырды

5 декабрь 2018, 16:51 , Фото: dumrt.ru

Камил Сәмигуллин Финляндия кунакларын “Кол Шәриф” мәчете белән таныштырды Татарстан мөфтие кунакларга татар түбәтәе бүләк иткән.

(Казан, 5 декабрь, "Татар-информ"). Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов “Кол Шәриф” мәчетендә Финляндиядән килгән дәрәҗәле кунакларны каршы каршы алган. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мөфти хәзрәтләре рәсми кунакларга мәчетне күрсәтте һәм биредә Изге Коръән китабын тәүлек дәвамында укылу хакында сөйләде, Кол Шәриф мәчетендә сакланучы кисвәне күрсәтте, гыйбадәтханә белән таныштырды, диелгән әлеге хәбәрдә.

“Мәчетнең келәмендә геометрик фигура Раббыбызны, ә үсемлек элементы кешелек башлангычын тасвирлый”, – дигәнул. Кунаклар мәчет архитектурасына соклануларын белдергән.

Очрашу чәй өстәле янында дәвам итте һәм мөфти хәзрәт кунакларга татар түбәтәе бүләк итте, диелгән Диния нәзарәте хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10