ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Аэропортлар бәйгесендә Тукай кандидатурасы өчен 70 меңләп кеше тавыш биргән

5 декабрь 2018, 12:47 , Фото: архив/Михаил Захаров

Аэропортлар бәйгесендә Тукай кандидатурасы өчен 70 меңләп кеше тавыш биргән 4 декабрьдә Россия аэропортларына танылган ватандашларыбыз исемен бирү бәйгесе җиңүчеләре игълан ителде.

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). Аэропортлар бәйгесендә татар шагыйре Габдулла Тукай кандидатурасы өчен 70 меңләп кеше тавыш биргән. Мәгълүматлар проектның рәсми сайтында чыкты.

Кичә, 4 декабрьдә “Россиянең бөек исемнәре” проектында халык тавыш бирү нәтиҗәләре игълан ителде.

“Великиеимена.рф” сайты мәгълүматлары нигезендә, Казан аэропортына Габдулла Тукай исемен бирү өчен сайлаучы халыкның 55 проценты тавыш биргән.

Татарстанның “Бигеш” аэропортына Түбән Камага нигез салучыларның берсе һәм җирле химия сәнәгатен булдырган Николай Лемаев исеме биреләчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10