ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Чехия һәм Германия цифрлы җитештерү тәҗрибәсен Татарстан белән уртаклашачак

5 декабрь 2018, 12:14 , Фото: архив tatar-inform

Чехия һәм Германия цифрлы җитештерү тәҗрибәсен Татарстан белән уртаклашачак
 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың цифрлы машина төзелеше кластеры буенча эшче төркем төзелүен хәбәр итте.

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”, Диана Авакян). Татарстанның цифрлы машина төзелеше кластеры буенча Чехия һәм Германия белән уртак эшче төркем төзеләчәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан машина төзелеше предприятиеләренең “Предприятиеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру. Җитештерүне цифрлы трансформацияләү” координацион совет утырышында хәбәр итте.

“Безнең партнерлар (Германия һәм Чехия — иск. Т-и) цифрлаштыру буенча зур тәҗрибәгә ия. Без тулы бер программа булдырабыз, эшче төркем төзү турында карар кабул итәбез һәм ул безнең машина төзелеше предприятиеләренә, тәҗрибә алышу һәм белгечләр әзерләүдә ярдәм итәчәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Әлеге эштә Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы кураторлык итәчәк, дип өстәде республика башлыгы. "Тулы канлы цифрлы җитештерү компанияләргә продукция сыйфатын арттырырга һәм җитештерү чыгымнарын киметергә ярдәм итәчәк", - диде ул.

“Эш, нигездә, зур предприятиеләрдә бара. Әмма аларның темпы әлегә җитәрлек түгел. Күпчелек предприятиеләр цифрлаштыруның максаты һәм бурычлары турында аңламый. Тормышка ашырылган проектлар аз. Бу өлкәдә белгечләр юк”, - диде Рөстәм Миңнеханов

Татарстан машина төзелешенә сәнәгать өлкәсенең 20 проценттан артыгы туры килә, дип өстәде Президент. Узган ел 522 млрд сумлык продукция эшләнгән. Рөстәм Миңнеханов быел да тармак темпларны саклар дигән ышаныч белдерде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10