ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

“Татмедиа” агентлыгы футбол чемпионатын яктыртуда өлеш керткән журналистларны бүләкләде

5 декабрь 2018, 11:02 , Фото: Султан Исхаков

“Татмедиа” агентлыгы футбол чемпионатын яктыртуда өлеш керткән журналистларны бүләкләде Бүләкләнүчеләр арасында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе хәбәрчесе дә бар.

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). Бүген “Татмедиа” республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында футбол буенча дөнья чемпионатын яктыртуда зур өлеш керткән журналистлар бүләкләнде.

Журналистларга рәхмәт сүзләрен агентлык җитәкчесе Айрат Зарипов җиткерде. “Бу ел мөһим вакыйгаларга бай булды. Россия Федерациясе Президентын сайлау һәм футбол буенча дөнья чемпионатын уздыру барышында чараларны яктыртуда актив катнашкан өчен бырыгызга да зур рәхмәт. Эшегездә уңышлар, зур җиңүләр насыйп булсын”, - диде ул.

Бүләкләнүчеләр арасында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе хәбәрчесе Ләйлә Хәкимова да бар, аңа Мактау грамотасы тапшырылды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10