ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстаннан ир баланың Сочида яңгыр сулары чокырына төшеп үлүе турындагы эш туктатылган

4 декабрь 2018, 18:48

Түбән Камадан булган җиде яшьлек малай өченче август көнне һәлак булган.

(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”). Татарстаннан ир баланың Сочида яңгыр сулары чокырына төшеп үлүе турындагы эш, яклар килешенү сәбәпле, туктатылган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

“Эш яклар килешенү сәбәпле туктатылды”, - дип хәбәр иткән РИА Новостига Лазаревский шәһәре суды вәкиле.

“Татар-информ” элек 3 августта Сочида әбисе белән ялда булган Түбән Кама шәһәренең җиде яшьлек малае яңгыр сулары чокырына төшеп үлүе хакында хәбәр иткән иде. Ир баланың мәетен коткаручылар диңгездән табып алган.

Әлеге фаҗига факты буенча “Саксызлык аркасында үлемгә китерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10