ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Ялган имза белән торак алган район башкарма комитетының элеккеге башлыгын хөкем иткәннәр

4 декабрь 2018, 18:14

Муниципаль бюджетка китерелгән зыян 400 мең сум дип бәяләнгән.

(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”). Татарстанда ялган имза белән торак алган Менделеевк районы башкарма комитетының элеккеге башлыгын хөкем иткәннәр. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Суд 2010 елда ир-атның, отпускада булган килеш, Менделеевскида хезмәт урыныннан торак алу турындагы документларга башкарма комитет башлыгы вазифаларын башкаручы имзасын куюын ачыклаган. Соңыннан әлеге бер бүлмәле фатирны үзенә приватизацияләгән.

Әлеге кеше торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булмаган. Муниципаль бюджетка китерелгән зыян 400 мең сум дип бәяләнгән.

“Зур күләмдәге мошенниклык” маддәсе нигезендә суд аны ярты елга сынау вакыты белән, шартлы рәвештә ел ярымга ирегеннән мәхрүм иткән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10