ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Болгардагы биш йолдызлы яңа кунакханәне саклау өчен 30 млн акча тотылачак

4 декабрь 2018, 16:42

Объектны ике ел дәвамында “КАРЕ” шәхси компаниясе саклаячак.

(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”). Болгарда Kol Gali Resort & SPA биш йолдызлы яңа кунакханәне саклау өчен 30 млн акча тоту планлаштырыла. Шул хактагы мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

Хезмәткә заказны яңа кунакханәнең идарәче компаниясе - “Ол сизонс отель менеджмент” АҖ биргән. Хезмәтне сатып алуда бердәнбер оешма үткән. Бу эшләрне “КАРЕ” шәхси компаниясе башкарачак. Әлеге компания кунакханә комплексын быелгы елның декабреннән 2020 елның ноябренә кадәр саклаячак.

Сакчылар кунакханәдә һәм аның тирәсендә җәмәгать тәртибен генә саклап калмаячак, алар бирегә чит кешеләрне дә кертмәячәк. Тышкы мәйданнарны саклаучыларның махсус киемнәре – куртка һәм чалбарлары көрән төстә була. Ә эчтә эшләүчеләр классик кара костюм, ак күлмәктән, галстук һәм кара туфлидән булачак.

  • Болгардагы мунча комплексы белән Kol Gali Resort & SPA кунакханәсе XIV гасырдагы тарихи Ак палата аналогы булып тора. Рәсми рәвештә ул 2019 ел алдыннан ачылачак.

Быел ноябрьдән башлап кунакханә тест режимында эшли. Кунакханәне 2015 елда ТАИФ һәм “Татнефть” компанияләре акчасына төзи башлаганнар иде. Анда 149 номер (130 — стандарт, 18 — VIP һәм берсе король апартаменты), шулай ук ресторан, лобби-бар һәм берничә конференц-зал бар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10