ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Рөстәм Миңнеханов Fortum компаниясе белән җил энергетикасы станцияләре турында сөйләште

4 декабрь 2018, 15:33 , Фото: president.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Fortum компаниясе белән җил энергетикасы станцияләре турында сөйләште Fortum фин компаниясе электр энергиясе җитештерүче әйдәп баручы оешмаларның берсе һәм ул углеродсыз энергетиканы җәелдерү белән шөгыльләнә.

(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Fortum фин компаниясе җитәкчелеге белән республикадагы альтернатив энергетика үсеше перспективалары турында фикер алышты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Әңгәмә барышында энергетика өлкәсендәге перспективалы проектлар, җил энергетикасы станцияләре үзенчәлекләре турында фикер алыштылар”, - диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.

Fortum фин компаниясе җитәкчелеге белән очрашу Хельсинкида бөтендөнья стартаплар конференциясендә уза.

  • Fortum компаниясе электроэнергия җитештерүче әйдәп баручы оешмаларның берсе. Ул углеродсыз энергетика – кояш һәм җил энергетикасын уңышлы файдалана.

Компания Россия базарында актив эшли. Казан Кремле рәсми вәкиле Лилия Галимова элек хәбәр иткәнчә, перспективада Fortum Corporation фин компаниясен Зәй ГРЭСын модернизацияләүгә җәлеп итү планлаштырыла.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10