ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Фин бизнесы Татарстан делегациясенә үз потенциалын тәкъдим итте

4 декабрь 2018, 11:57 , Фото: tatarstan.ru

Фин бизнесы Татарстан делегациясенә үз потенциалын тәкъдим итте Финляндиядә Татарстанны Россиянең динамик үсештәге, уңайлы инвестиция климаты хөкем сөргән төбәге буларак беләләр, диде РФнең Финляндиядәге илчесе.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хельсинкида фин эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты. Очрашуда сүз автомобильләр һәм шиннар, сәнәгать фильтрлары, мебель һ.б. җитештерү өлкәсендәге компанияләр турында бара. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан фин компанияләренең республиканы Россиядә эшләү өчен старт мәйданчыгы сыйфатында сайлавына карата кызыксыну белдерә, диде Миңнеханов.

«Татарстанда фин бизнесын җәелдерү өчен бөтен мөмкинлекләр дә (махсус икътисади зоналар, өстенлекле үсеш территорияләре, технопарклар һәм сәнәгать мәйданчыклары) бар. Бездә чит ил инвесторлары белән эшләүдә зур тәҗрибә тупланган», - диде Татарстан Президенты.

Визит в Финляндскую Республику

"Финляндиядә Татарстанны Россиянең динамик үсеш кичерә торган һәм уңайлы инвестиция климаты хөкем сөргән төбәге буларак беләләр", - диде Россиянең Финляндиядәге илчесе Павел Кузнецов. Ул Татарстанның халыкара хезмәттәшлеккә карата кызыксыну белдерүен искәртте.

Фин бизнесы вәкилләре үз компанияләрен тәкъдим итте һәм хезмәттәшлекнең иң кызыклы юнәлешләрен атады.

Октябрь аенда узган Finnish Business goes Kazan 2018 форумында Финляндиянең 50дән артык компаниясе катнашты. Форум Казанда беренче тапкыр үткәрелде. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә Team Finland челтәре һәм Финляндиянең Мәскәүдәге Илчелеге белән хезмәттәшлектә Финляндия-Россия Сәүдә палатасы тарафыннан оештырылды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10