ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Исерек ир-ат Казан үзәгендә офис бинасын туздырган

3 декабрь 2018, 19:43 , Фото: скриншот видео из соцсетей

Исерек ир-ат Казан үзәгендә офис бинасын туздырган

Тәртип бозучыны коралсызландырып, кулына богау салып, полицейскийларга тапшырганнар.

(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”). Исерек ир-ат Казан үзәгендә офис бинасын туздырган. Бу хакта “Татар-информ”га “Дельта” сак предприятиесе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Иртән иртүк "Дельта" мониторингы үзәк станциясе пультына Пушкин урамындагы 20нче йортта урнашкан офис бинасында сигнализация эшләү хәбәре килде”, - дип сөйләделәр сак предприятиесе матбугат хезмәтендә.

Җиде минуттан экипаж бина янында була. Сак хезмәткәрләре эчкә кергәч, идәнгә чәчелгән документлар һәм офис техникасын, аударылган җиһаз һәм башка тәртипсезлекләр күрә.

Тәртип бозучы ир-атны икенче катта тоталар. Ул исерек хәлдә юлда очраган һәр нәрсәне вата–җимерә. Тәртип бозучыны коралсызландырып, кулына богау салып, полицейскийларга тапшырганнар.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10