ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

М5 юлында йөк машинасыннан очып төшкән боз кисәге җиңел машина тәрәзәсен ватып кергән

3 декабрь 2018, 17:54 , Фото: соцсети

М5 юлында йөк машинасыннан очып төшкән боз кисәге җиңел машина тәрәзәсен ватып кергән 

Машинага кергән боз кисәгеннән ир-ат һәм 10 яшьлек бала зыян күргән.

(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”). Башкортстанда М5 юлында йөк машинасыннан очып төшкән зур боз кисәге Татарстаннан булган җиңел машина тәрәзәсен ватып кергән. Юл-транспорт һәлакәте урыныннан фотографияләрне шаһитлар социаль челтәрләрдә урнаштырган.

Юл-транспорт һәлакәте Туймазы районы юлында килеп чыккан. Беренчел мәгълүматлар буенча, йөк машинасыннан очып төшкән зур боз кисәге Татарстан номерлары белән булган “Киа” җиңел машинаның алгы тәрәзәсен ватып кергән.

Җиңел машинаның 26 яшьлек йөртүчесе зыян күрмәгән. Пассажирларын исә – 36 яшьлек ир-атны һәм 10 яшьлек баланы ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10