ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Камадан Ижевскига поездлар һәркөнне йөриячәк

3 декабрь 2018, 17:43

Түбән Кама – Ижевск, Ижевск - Түбән Кама юнәлешләрендә йөрү өчен дүрт поезд билгеләнә.

(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”). Түбән Камадан Ижевскига һәм кире юнәлештә поездлар 9 декабрьдән һәркөнне йөри башлаячак. Бу хакта “Содружество” компаниясе хәбәр итә.

6675/6676нчы электричка Ижевскидан 8 сәгать 24 минутта кузгалып китәчәк һәм Түбән Камага 12 сәгать 16 минутта килеп җитәчәк.

6677/6678нчы поезд Түбән Кама станциясеннән 12 сәгать 56 минутта кузгалып, Ижевскига 18 сәгать 38 минутта барып җитәчәк.

№ 6749/6750нче электричканың Ижевск станциясеннән китү вакыты 16 сәгать 32 минутта, Түбән Камага барып җитү вакыты 20 сәгать 34 минутта.

6751/6752нче поезд Түбән Камадан 6 сәгать 10 минутта кузгалып китеп, Ижевскига 12 сәгать 13 минутта барып җитәчәк.

“Расписаниедә җирле вакыт күрсәтелгән”, – диелгән шәһәр яны пассажир компаниясе хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10