ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

2019 елда WorldSkills буенча имтихан тапшыручы татарстанлылар саны өч меңгә җитәчәк

3 декабрь 2018, 14:49 , Фото: архив, tatarstan.ru

2019 елда WorldSkills буенча имтихан тапшыручы татарстанлылар саны өч меңгә җитәчәк ТР Хөкүмәте йортында Казанда эшче һөнәрләр буенча дөньякүләм чемпионатка әзерлек һәм аны үткәрү буенча Республика оештыру комитеты утырышы узды.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). 2019 елда Татарстан һөнәри белем бирү оешмаларында укучы 3 мең кеше WorldSkills стандартлары буенча имтихан тапшырачак. Быел аларның саны 1,2 мең генә булган. ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Татарстан Хөкүмәте йортында узган утырышта шул хакта хәбәр итте.

Заседание Республиканского организационного комитета 
по подготовке и проведению мирового чемпионата 
по профессиональному мастерству по стандартам "Ворлдскиллс" 
в г. Казани в 2019 году. 
Проводит Президент Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханов

Үз чыгышында министр Татарстанда WorldSkills хәрәкәтенең 2013 елда башлануын искәртте.

«Төбәк чемпионатларында тәкъдим ителгән компетенцияләр саны 3 тапкыр, конкурсантлар һәм экспертлар исәбе 2 мәртәбә артты. Имтиханнар WorldSkills бәяләү системасы аша узарга мөмкинлек бирә. 2019 елда республиканың 60 һөнәри белем бирү оешмасында укучы 3 мең кеше 40 компетенция буенча шундый аттестация узар дип көтелә», - диде Борһанов.

  • 2017 елда Татарстан имтихан үткәрү буенча сынау төбәге булды, 2018 елда анда 47 белем бирү оешмасыннан 1,2 меңнән артык кеше катнашты.

Заседание Республиканского организационного комитета 
по подготовке и проведению мирового чемпионата 
по профессиональному мастерству по стандартам "Ворлдскиллс" 
в г. Казани в 2019 году. 
Проводит Президент Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханов

Бүген ТР Хөкүмәте йортында WorldSkills-2019 дөньякүләм чемпионатына әзерлек һәм аны үткәрү буенча Республика оештыру комитеты утырышы узды. Казанда һөнәри осталык буенча дөньякүләм чемпионат 2019 елның 22-27 августында үтәчәк. Чемпионатта катнашучылар һәм кунаклар саны 200 меңнән артып китәр дип көтелә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10