ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда канда холестерин күләме артуы нәселдән килгән 138 гаилә табиблар күзәтүендә

2 декабрь 2018, 18:12

Гаиләдән килгән гиперхолестеринемия – нәселдән килгән чир, геннардагы мутация канда холестерин күләме күпкә артуына, йөрәк авыруларына китерә.

(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда “гаиләдән килгән гиперхолестеринемия”, яки канда холестерин күләме артуы белән бәйле рәвештә, 138 гаилә табиблар күзәтүендә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Идел буе федераль округының штаттан тыш баш балалар кардиологы, Россия балалар кардиологлары ассоциациясе генераль директоры Динара Садыйкова хәбәр итте.

Гаиләдән килгән гиперхолестеринемия – нәселдән килгән чир, геннардагы мутация канда холестерин күләме күпкә артуына китерә. Дәваланмаган очракта, мондый кешеләр яшьли атеросклероз, инфаркт һәм инсультларга дучар булырга мөмкин.

Динара Садыйкова канда холестерин арту йөрәк чирләренә китерүен искәртте. “Бездә хәзер Татарстанда 138 гаилә күзәтүдә. Без аларны тикшердек, 47 балада дислипидемия (матдәләр алмашы бозылганлыктан, организмда май туплануы – ТИ искәрмәсе) ачыкланды, 12сендә чир генетик тикшерү нәтиҗәсендә расланган”, - диде Динара Садыйкова.

Табиб әйтүенчә, гаиләдән килгән гиперхолестеринемия уртача 200-500 кешегә бер очрак туры килә. “Вакытында ачыкланса, эшкә сәләтле халыкта инвалидлык, үлемне киметү мөмкинлеге бар дигән сүз", - ди ул.

Табиб гаиләдән килгән гиперхолестерономия аркасында йөрәк өянәге 30 яшьтә үк башлану ихтималлыгы, миокард инфаркты куркынычы гадәттәгедән 27 тапкыр күбрәк булуын, яшьли үлемнәр күзәтелүен әйтте. Динара Садыйкова сүзләренчә, канда холестерин арту симерүгә китерә дигән сүз түгел. “Шул беренче билгеләре булмавы белән куркыныч та инде бу авыру", - ди ул.

Табиб әйтүенчә, балаларны табибка алып килгәч, аларның әти-әнисе анализлары да тикшерелә. “Без шул рәвешле нәсел буенча чирнең балага кайсы яктан килгәнен ачыклыйбыз. Шуннан ата-аналарга да кардиологка күренергә киңәш итәбез. Икенче көнне алар табибка барып, бер көн үтүгә әтиләргә операция ясауның өч очрагы булды”, - диде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10