ҺАВА ТОРЫШЫ -14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Сәясәт

Фәрит Мөхәммәтшин “Бердәм Россия” партиясе атнасы кысаларында гражданнарны кабул итте

1 декабрь 2018, 16:22 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Фәрит Мөхәммәтшин “Бердәм Россия” партиясе атнасы кысаларында гражданнарны кабул итте “Бердәм Россия” фракциясе әгъзалары партиянең 17 еллыгына багышланган атналыкта Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында гражданнарны кабул итә.

(Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең республика бүлеге Сәяси совет секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партиянең төбәк кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Изге Нур” татар мәдәниятенә һәм теленә ярдәм итү буенча хәйрия фонды рәисе урынбасары Лилия Алар ТАССРның 100 еллыгына китап нәшер итү планнары турында сөйләде һәм проектны этәрергә ярдәм итүне сорады.

Фәрит Мөхәммәтшин фондның проект турындагы идеясен хуплады һәм китапның электрон версиясен булдыру, шуны этәрүдән башларга киңәш итте. Аннары андый басмалар бар, карарга кирәк, кабатлау булмасын, - диде ул.

Түбән Камадан Динар Дихтяренко партиянең кабул итү бүлмәсенә видеоэлемтә буенча мөрәҗәгать итте. Ул республика парламенты җитәкчесенең инвалид коляскасы сатып алуда ярдәм итүен сорады. Фәрит Мөхәммәтшин проблеманы хәл итүдә ярдәм итәргә вәгъдә итте.

Казанның ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган 11нче мәктәп-интернаты директоры Светлана Полякова универсаль спорт мәйданчыгы төзелеше мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итүне сорады. Аның сүзләренчә, якынча чыгымнар 3,2 млн сум тәшкил итә. Фәрит Мөхәммәтшин үтенечне республика һәм Казан җитәкчелегенә җиткерергә вәгъдә итте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10