ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Татарстан бюджетына дәүләт милке белән идарә итүдән 4,6 млрд сум акча кергән

30 ноябрь 2018, 12:34 , Фото: tatarstan.ru

Татарстан бюджетына дәүләт милке белән идарә итүдән 4,6 млрд сум акча кергән ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы быел башкарылган эш турында хисап тотты.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). 2018 елның 10 аенда Татарстан консолидацияләнгән бюджетының дәүләт һәм муниципаль милекне кулланудан кергән табышы 4,65 миллиард сум тәшкил иткән. ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев Идел буе федераль округында РФ субъектларының милек һәм җир мөнәсәбәтләре өлкәсендәге Башкарма хакимият органнары ассоциациясе һәм министрлыкның уртак коллегиясе утырышында шул хакта хәбәр итте. Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Азат Хамаев сүзләренчә, дәүләт милке белән идарә итү бюджетны — 480 миллион, муниципаль милек белән идарә итү тагын 4,17 миллиард сумга баеткан. Мондый нәтиҗәләргә урыннарда милектән файдалану уңаеннан даими рәвештә үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә ирешелгән.

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының быелгы эш юнәлешләреннән тагын берсе - газ инфраструктурасын үстерү. Бу уңайдан ведомство газ белән тәэмин итү объектларын махсус оешмаларга тапшырган, шулай ук газ бүлү челтәрләренең саклау зоналарын раслаган.

Республика эшкуарларына ярдәм күрсәтү өчен ведомство аукционнар үткәрмичә генә социаль, мәдәни, көнкүреш объектлары төзү, шулай ук инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен участоклар арендаларга мөмкинлек бирә торган документлар әзерләү юнәлешендә эшли.

«Моннан тыш, без күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү, шулай ук ятим балалар өчен ТР махсуслаштырылган торак фондын формалаштыру эшләрен дәвам иттек», - дип сүзен йомгаклады Азат Хамаев.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10