ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Патруль машинасын бәрдергән БМВ шоферын алты елга ирегеннән мәхрүм иттеләр

30 ноябрь 2018, 11:54 , Фото: Елена Кривопатре

Патруль машинасын бәрдергән БМВ шоферын алты елга ирегеннән мәхрүм иттеләр Патруль машинасы БМВ белән бәрелешү нәтиҗәсендә автоинспектор Юрий Матренин һәлак булды.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Елена Кривопатре). Бүген Татарстан Югары суды 31 яшьлек Артур Садретдиновны рәшәткә артына озатты. Аны юл-патруль хезмәте инспекторы үлемендә гаепле дип таптылар.

Дәүләт гаепләүчесе Артур Садретдиновка карата элегрәк белдерелгән «Хокук саклау органы хезмәткәренең тормышына зыян китерү» һәм «Чит кеше милкенә карата зыян китерү» маддәләре буенча гаепләүләрне «Исерек хәлдәге кешенең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы нәтиҗәсендә саксызлык буенча кеше үлеменә китерү» маддәсенә алыштырырга кирәк дигән карар чыгарды.

Нәтиҗәдә, Артур Садретдинов алты елга гомуми режимлы колониягә озатылды һәм ике елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 27 апрельдә әлеге ир-ат полицейскийлардан качып төнге шәһәр буйлап «узыш» оештырган. Стритрейсерны туктату өчен патруль машинасы аның юлында «тере калкан» булып баскан. Патруль машинасы БМВ белән бәрелешү нәтиҗәсендә автоинспектор Юрий Матренинның гомере өзелгән. Икенче инспекторның баш мие селкенгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10