ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казаннан чыга торган юлда булган авариянең видеосы социаль челтәрләрдә таралды

30 ноябрь 2018, 11:22 , Фото: скриншот видео из соцсетей

Казаннан чыга торган юлда булган авариянең видеосы социаль челтәрләрдә таралды Мәскәү – Уфа трассасының 776нчы километрында «Лада Веста» автомобиле үзеннән алда хәрәкәт иткән «КАМАЗ»га килеп бәрелгән.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Казаннан чыга торган юлда булган авариянең видеосын шаһитлар  социаль челтәрләрдә урнаштырды. Республика Дәүләт автоинспекциясеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, авария Мәскәү – Уфа трассасының 776нчы километрында  булган.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, «Лада Веста» автомобиле тиешле дистанция һәм тизлекне сакламаган. Ул үзеннән алда хәрәкәт иткән «КАМАЗ»га килеп бәрелгән.

Авариядә төрле тән җәрәхәтләре алган 63 яшьлек шофер һәм 67 яшьлек пассажирны хастаханәгә озатканнар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10