ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Киләсе елда Казанда юниорлар арасында бадминтон буенча дөнья чемпионаты була

30 ноябрь 2018, 08:44 , Фото: minsport.tatarstan.ru

Киләсе елда Казанда юниорлар арасында бадминтон буенча дөнья чемпионаты була Татарстан башкаласы гаризасын республиканың спорт министры Владимир Леонов тәкъдим итте.

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”). Халыкара бадминтон федерациясе утырышында соңгы биш елда юниорлар арасында дөнья чемпионатын кабул итәчәк ил һәм шәһәрләрне ачыкланды. 2019 елда бу ярышлар Казанда булачак. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан башкаласы гаризасын республиканың спорт министры Владимир Леонов тәкъдим итте. Конференциядә катнашучылар спорт турнирларын уздыруда зур тәҗрибәсе булуын, шулай ук төбәкнең әлеге спорт төренә кызыксынуы булуын игътибарга алган.

Татарстанның спорт министры сүзләренчә, хәзер турнирның форматы һәм уздыру вакыты турында фикер алышу бара.

Ярышларны уздыру урыны итеп Казан сайлану шәһәрнең “илнең спорт башкаласы дәрәҗәсендә” булуын тагын бар тапкыр раслады.

  • Казан элек бадминтон буенча Европа чемпионатын 2014 елда, шулай ук ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында Европа чемпионатын 2016 елда һәм 15 яшькә кадәрге юниорлар арасында Европа беренчелегенә 2018 елда кабул иткән иде.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10