ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда күп балалы гаиләләрдә янгынга каршы җиһазлар урнаштыралар

29 ноябрь 2018, 16:58 , Фото: Султан Исхаков

Татарстанда күп балалы гаиләләрдә янгынга каршы җиһазлар урнаштыралар Алар Президент кушуы буенча, күп балалы гаиләләр һәм ветераннар яшәгән фатир һәм йортларга махсус җиһазлар урнаштыра.

(Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ, Алинә Айдарова). Татарстанда янгын чыгу очракларын кисәтү өчен полиция һәм социаль хезмәт вәкилләреннән торган 155 төркем булдырылган. Алар күп балалы, имин булмаган гаиләләр һәм ветераннар яшәгән фатир һәм йортларга махсус җиһазлар урнаштыра.

Бу хакта РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең күзәтчелек һәм кисәтү эше идарәсе хезмәткәре Максим Әскәров “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында хәбәр итте.

Максим Әскәров сүзләренчә, әлеге кисәтү төркемнәре кешеләргә янгын куркынычсызлыгы чаралары турында җиткерә. “Алар кешеләргә белешмәлекләр, листовклар тарату белән шөгыльләнә”, - диде ул.

Мәгълүм булганча, 2016 елдан республикада Президент Рөстәм Миннеханов күрсәтмәсе буенча торак йортларга янгын турында белдерүче техник чаралар урныштырыла башлады.

“Янгыннарны кисәтү төркемнәре бүгенгә 8 меңнән күбрәк фатирны йөреп чыккан. 30 меңнән күбрәк техник җайланма урнаштырылган”, - диде подполковник. Соңгы вакытта әлеге җайланмалар ярдәмендә 43 кешене (алар арасында 20 бала) коткарып калып булган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10