ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Авылга мулла кайтмаса, шайтан кайта - "Шәһри Казан" газетасы

29 ноябрь 2018, 14:28

Бүгенге көндә авыл имамына, тамагын туйдырыр өчен, ике эшне алып барырга туры килә.

(Казан, 29 ноябрь, "Татар-информ", "Шәһри Казан"). Электрик булып эшләүче берәү авылда имам да булып тора икән. Мәчеткә дин дәресләренә йөргән баладан әнисе, ничек, улым, үскәч мулла булырсыңмы инде, дип уенын-чынын бергә кушып сорагач, юк, әни, мулла булып булмый, мин багана башына менә алмыйм, дигән.

Бүгенге көндә авыл имамына, тамагын туйдырыр өчен, ике эшне алып барырга туры килә. Ансыз булмый, фидакарь имамнар бернинди хезмәт хакы да алмыйча хезмәт итә. Мәчет эшен генә алып барыр идең, революциягә кадәрге чорлардагы кебек, бүген мәхәлләләребезнең аларны тотарлык матди мөмкинлекләре юк. Шуңа да яшь имамнар, дини уку йортларын тәмамлаганнан соң, авылга кайтырга атлыгып тормый. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев әйтмешли, авылда имамлык иткәнче, шәһәр мәчетендә каравылчы булуны өстен күрәләр.
Галиев мәчетендә «Ни хәлең бар, хәзрәт?» исеме астында узган түгәрәк өстәл барышында дин әһелләре авыл имамнарының проблемалары, аларны борчыган мәсьәләләр турында сөйләште.

Сәдаканы да күпсенәләр

– Авылда имамнар гына түгел, агрономнар, мал табиблары да җитми. Аларга, авылга кайтып эшләсеннәр өчен, акчалата ярдәм дә күрсәтелә, хезмәт хакына күпмедер күләмдә ай саен өстәмәләр бирелә, йорт та төзеп бирәләр, ташламалы ипотекалар вәгъдә итәләр. Әмма, шуңа да карамастан, яшьләр авылга кайтырга ашкынып тормый, – дип башлады үзенең сүзен Җәлил хәзрәт Фазлыев. – Ә имамнарга берни бирелми. Аларга хезмәт хакы да түләүче юк. Бездән, ни өчен имам юк,дип сорыйлар. Ничек әле ул мәчетләрдә имамнар тора, дип әйтүче юк.

Баш казый сүзләренчә, имамнарның абруен да күтәрә белергә кирәк, аларга карата уңай мөнәсәбәт булырга тиеш.
– Хезмәт хакы алмаган хәзрәтләрне никах укыган өчен сәдака алуда да гаепләп чыгучылар булды. Никах туе үткәрәләр, тамада, җырчы чакыралар, аларга күпме сорасалар да түлиләр, ә хәзрәткә сәдака бирүне күпсенәләр. Җырчы турында, фәлән сум сорады, дип сөйләп йөрмиләр, хәзрәтне исә «чәйниләр». Халык арасында, муллалар мәчет акчасына баеп беттеләр, дигән ялгыш фикер ишетелгәли. Авылларда мәчетләр буш тора, төшемле урын булгач, нишләп улларын шунда хәзрәт итеп кайтармыйлар соң, укытсыннар да җибәрсеннәр авылга, баеп китәрләрме икән? – ди ул.
Сүз уңаеннан, хәзрәтләр уңай мулла образы тудырылган әсәрләр, спектакльләр, фильмнар төшерергә кирәклегенә басым ясады. Массакүләм матбугат чараларын да булдыклы хәзрәтләр турында язарга өндәделәр.

– Имамга бүген, үзенең төп эшеннән кала, электрик та, сантехник та, укытучы-тәрбияче дә, бухгалтер да булырга туры килә. Ай саен унлап протокол, 20ләп отчет төзибез, газны ялгату, җәйгә кергәндә аны өздерү мәшәкатьләре белән йөрибез. Аларның һәрберсе өчен акча түлибез. Гади халык күреп бетермәгән мәшәкатьләре дә күп аның. Имамнар ялкау дигән сүзне ишетергә туры килә, көненә биш тапкыр мәчеткә барып, азан әйтеп намаз укырга кирәк. Җәй көне иртәнге икедә торып барабыз. Хәзрәтләрнең ял көннәре дә юк. Бер көн мәчетеңне ачма әле, шунда ук сүз китә, авыл имамы бит ул күз уңында тора, – диләр алар.
Яшьләрнең авылга имам булып кайтырга теләмәүләренең бер сәбәбе матди як белән бәйле булса, икенче сәбәбе итеп хәзрәтләр аларга авылда аралашу мохите җитмәүдә күрә.
– Яшәргә йорт та таптык, хезмәт хакы да түләдек, әмма берничә яшь егет барыбер шәһәргә чыгып качты, чөнки аларга авылда аралашырга яшьтәшләр юк иде. Клубка чыксалар яки кызлар озатсалар, гаеп итәчәкләр. Яшьләр авылда калмый, аралашырга кеше юк. Мәчетләрендә берүзләре утыра. Балалар укытам дисә, алар хәзер мәктәптә дә юк. Өйләнергә кызлар да юк, алар да шәһәргә качкан, – ди Җәлил хәзрәт.

Дәүләт ярдәме

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе проректоры Зөлфәт хәзрәт Габдуллин фикеренчә, әгәр дә авыл халкының укыган имам кайтарасы килә икән, алар аның әмәлен табачак, авылларыннан бер егетне булса да укырга җибәрә алалар.

– Кызганыч, кайбер авылларда имамны дини йолалар үтәү өчен генә кирәксенәләр. Никах укырга, кеше күмәргә кеше бар икән, шул җитә, диләр, шуңа риза булып яшиләр. Чынлыкта имамнар халыкны тәрбияләргә дә тиеш бит, – ди ул.

Чаллының «Ак мәчет» мәдрәсәсе директоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев бу проблеманы хәл итәр өчен дәүләт ярдәме кирәк дип саный. Аның аша имамнарга хезмәт хакы да түләп булыр иде дигән фикер җиткерде ул.

Ютазы районы мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрдәншин, җирле хакимиятләрнең ярдәменә таянып була, дигән фикердә.
– Мәчетләрне күп итеп төзедек, хәзер аларны белемле, эшләргә теләге булган имамнар белән тутыру бурычы тора. Эшләргә кайткан имамнарга исә булышлык күрсәтергә кирәк. Район яки җирле үзидарә җитәкчеләре дә моңа игътибар итсә иде. Соңгы елларда район җитәкчеләре, меңәрләгән халыкны җыеп, Корбан ашлары уздыра башлады. Бу да бер матур үрнәк бит, җитәкче имамнар, халык белән очрашып аралаша, проблемаларын сораша, ике арада элемтә барлыкка килә, – ди ул.

Татарстан мөфтиенең мөхтәсибләр белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов проблеманы вакыф системасын торгызу юлы белән чишеп була дип саный.
– Бүгенге көндә республикада 1511 мәчет бар, аларның 60ында имамнар юк. 700 имамның әлегә дини гыйлеме юк, алар читтән торып укыйлар. Имамнарның уртача яше – 55-65. Аларны алыштырырлык яшьләр юк, чөнки аларны матди як белән кызыксындырып булмый. Ислам илләрендә вакыф институты тулы көченә эшләп килә. Революциягә кадәр ул бездә дә булган. Вакыф фондына килгән акчаларны элек мәчет тотуга да, имамнарга хезмәт хакы түләүгә дә тотканнар. Шул системаны торгызсак, хезмәт хакын түләүдә кыенлыклар булмас иде, – ди мөфти урынбасары.

Чарада катнашучылар, әлеге фикерне куәтләп, авылдан чыккан эшмәкәрләр дә авыл мәчетен тоту өчен акча белән ярдәм итә ала дигән сүз җиткерде.
Мөфтинең мәгариф буенча урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин сүзләренчә, ислам уку йортларында 3 мең шәкерт белем ала. Соңгы биш-алты елда укытып чыгарган шәкертләрнең исәбен алсаң, бүген һәр мәчеттә биш-алты имам булыр иде инде.

– Һаман шул сүзне әйтә киләбез: авылга яшьләрне кайтарып булмый. Мин кайтырмын, эш бар, әмма хатыным да бар бит әле, ул кайда эшләр, авылда балалар бакчасы, мәктәп юк, анда ничек яшәргә кирәк, диләр алар. Безгә мәхәллә системасын торгызырга кирәк. Элек байлар, мәхәллә халкы мәчетләрне үзләре тоткан. Имамга да хезмәт хакы түләнгән, – диде ул.

Белеменә түгел, холкына кара

Лениногорск районы мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сөнгатуллин, шәкертләрне кайдадыр бер авылдагы мәчеткә кайтару мәшәкате белән йөргәнче, шул авылдагы бер кешене имам итеп кую ягында.
– Мин берничә шәкертне кайтарып карадым, йортын да таптык, хезмәт хакын да билгеләдек, әмма барыбер каласылары килмәде. Авыл кешесен имам итеп куеп, аны читтән торып мәдрәсәдә укыту отышлырак. Аның инде эше дә, йорты да бар, гаиләсе дә үзе белән. Аннары авыл халкы барыбер үз кешесенә күбрәк ышана, хөрмәте дә зуррак, – ди Исмәгыйль хәзрәт.

Аның сүзенә кушылып, Җәлил хәзрәт үзенең тәҗрибәсе турында сөйләп үтте.
– Имам кирәк булгач, мин иң элек шул авылга барам да гаиләсендә, эшендә тәртип булган әдәпле кешеләр бармы дип сорыйм. Андый кешене әйтсәләр, шуңа барып, имам булырга күндерәм. Белеме барлыгы-юклыгына карамыйсыңмыни, диючеләр бар. Белемне соңрак та алып була, ә холыкны юк, – дип, ул Кукмарадан килгән авыл имамнарын үрнәк итеп күрсәтте.

Кукмара районының Пычак авылында имам булып торган 36 яшьлек Илнур хәзрәт Кашаповның да, имам булып сайланганда, махсус дини белеме булмаган.
– Әтиемнең абыйсы имам булып торды, аның вафатыннан соң авыл халкы мине сайлап куйды. Намазны укый гына башлаган идем, авыл халкы бит ул нәсел-нәсәбеңә карый, бабайларым да хәзрәтләр булган, шуңа да миңа ышаныч белдерделәр. Шуннан соң мәдрәсәгә укырга кердем, ул вакытта Кукмарага йөреп эшли идем, аннан китәргә туры килде. Әмма гаиләне дә алып барырга кирәк, фермер булып теркәлеп, яшелчәчелек белән шөгыльләнә башладым. Авылыбыз зур түгел, 42 генә хуҗалык, җомга намазына 20ләп кеше йөри, – ди ул.

Кукмара районы мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев үз районына Россия ислам институтын тәмамлап кайткан.
– Әти-әни, әби-бабай белән бер гаилә булып яшибез. Районыбыз халкы бик дини, мәчетләргә ярдәм итеп торалар, кайбер авылларда хәмер дә сатылмый. Кукмарада зур мәдрәсә эшләп килүе дә үз ролен уйный. Анда укып, авылларына имам булып китүчеләр шактый. Мәхәлләдә проблемалар булса, алар турында җомга намазыннан соң сөйләшәбез. Анда авыл җитәкчеләрен дә чакырабыз. Имамнарның сүзенә колак салалар, аларга хөрмәт белән карыйлар, – ди Рәдиф хәзрәт.

Очрашу азагында хәзрәтләр матди якны гына кайгырту дөрес түгел, тәкъвалык та күрсәтергә кирәк дигән фикерне җиткерде. Тәкъвалык ул – Аллаһка буйсыну, аңа итагать кылу.
– Аллаһы Тәгалә, кем дә кем Аллаһтан хакыйкый курку белән сораса, ул аңа көтмәгән урыныннан ризыгын бирә, ди. Йорт, акча проблемасы бар, әлбәттә. Әмма тәкъвалык та күрсәтергә кирәк. Дөреслектә, Аллаһ ризалыгы өчен генә эшләгән эштә зур көч-куәт бар, – диде Исмәгыйль хәзрәт.
Җәлил хәзрәт 2000 елда Әстерханда булган вакытта бик тә тәкъва булган бер имам белән күрешүен сөйләде.

– Соң гына бер мәдрәсәгә барып кердек. Мәдрәсәнең бер почмагында, чаршау белән генә бүлеп куеп, имамның гаиләсе яшәп ята икән. Өч балалары бар. Шундый шартларда да эшлисең, дип, соклану сүзләрен әйткәч, ул миңа, остазым, син халкыңа хезмәт итәргә тиешсең, диде. Аллаһ ризалыгы өчен эшлим, ди шул яшь кенә имам, – ди баш казый.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10